Быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды
Кичә Россия Федерация Советында киңәшмәдә 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.Чарада сүз 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре һәм 2019 елга эш планы турында барды. Ильяс Умаханов искәртеп узганча, быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды. Быелгы хаҗның үзенчәлеге электрон паспорт-бейджлар кулланудан гыйбарәт булды, диелгән әлеге хәбәрдә.