Минзәләдә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 2 октябрендә "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Минзәлә җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт адресы буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Бу көнне суд приставларыннан, Адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, консультацияләр Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International