Республика белән "ЛУКОЙЛ" арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Документ Татарстанда инвестицион мохитне яхшырту һәм сәнәгый мөмкинлекләрне арттыруга, республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән.

 Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Вахит Алекперов республика белән нефть компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында 2010 елгы килешүгә беркетмә имзаладылар.

  • Документ Татарстанда инвестицион мохитне яхшырту һәм сәнәгый мөмкинлекләрне арттыруга, республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән.

"Лукойл" ГАҖ 2010 елдан бирле Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын үткәрә. Сигез елда конкурска 5,5 мең проект килде, шуларның 1,1 меңе җиңүче булды. Гражданнар иницитиваларына юнәлдерелгән грантлар күләме 200 млн. сумга җитте.

  • Быел Татарстанда конкурс комиссиясенә 610 гариза килде. Грантлар фонды 25 млн. сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International