Татарстан мөфтие бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Очрашуда мөселман яшьләре форумы волонтерлары һәм мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә.

7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Очрашуда мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башланачак. Биредә катнашучыларны спорт һәм интеллектуаль, интерактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә. Программада Татарстан мөфтие белән очрашу да каралган. Яшьләр Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Моннан тыш, очрашу кысаларында иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла.

Чарада катнашу өчен, түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International