Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада ил Президентының "май указлары" тулысынча үтәлүен әйтте.

“Татарстанда илебез Президентының 2012 елның май указлары тулысынча үтәлде”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллыкЮлламасында.

Татарстан Президенты бу уңайдан, табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка категория хезмәткәрләрнең эш хакы бер ярым тапкырга артуын искәртте. 30 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләренә ия булуын, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитүен әйтте.

“Май указлары Россия Президентының яңа указы – илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International