Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләделәр: якташлыкның эш планы булу; якташлыкның районнан (шәһәр округыннан) чыккан кешеләр белән эшләве; төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашу; якташлык эшчәнлеген һәм казанышларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; муниципаль берәмлекләрдән чыккан кешеләргә ярдәм итү эше; якташлыкның республика, Россия һәм халыкара чараларда катнашуы; “Интернет” челтәрендә үз сайты йә бите булу.

Нигезләмә буенча бер беренче призлы урын – 300 мең сум; ике икенче призлы урын – 200әр мең сум һәм өч өченче урын – 100әр мең сум каралган. Конкурста җиңүчеләр булып иң күп балл җыйган якташлыклар санала.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.