Минзәлә районы буенча 16 мең тонна кукуруз массасы базларга салынган.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Район буенча көн саен 2000 тонна силос базларга салына.

Минзәлә районы буенча 16400 тоннага якын кукуруз массасы базларга салынган, дип яза җирле басма.

Кукурузны силоска салу буенча “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы эшли, алар узган тәүлектә 1000 тонна силосны базга салдылар. Район буенча көн саен 2000 тонна силос базларга салына. 20 сентябрьгә булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районда бер баш шартлы терлеккә 25,4 центнер күләмендә азык хәзерләнгән. Район буенча 3300 гектар кукурузны бөртеккә суктырасы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International