Шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла.
Дәүләт Советы утырышында 2019 елга гомуми белем бирү оешмалары нормативлары һәм мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында ике закон проекты каралды.
Закон проектлары буенча Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.
Гомуми белем бирү оешмалары нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүнең дәүләт стандартларын һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана.
Мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирү программаларына каралган акча нормативлары раслана.
Министр мәгариф оешмаларын финанс белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителүен искәртте.
Рафис Борһанов, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон нигезендә, әлеге нормативларның белгечләр хезмәте өчен түләүне, дәреслекләр һәм уку әсбапларын, уеннар, уенчыклар сатып алу чыгымнарын финанслауны күздә тотуын билгеләп үтте.
Закон проектлары нигезендә, мәгариф оешмасының төренә карап, бер укучыга яки тәрбияләнүчегә нормативлар билгеләнгән. Аз комплектлы мәктәпләрдә исә, укучылар санына бәйсез рәвештә, бер сыйныф-комплектка расланган.
“Закон проекты кирәкле барлык килештерү процедураларын узды һәм 2018 елның 5 сентябрендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан расланды”, - диде министр.
Әйтик, шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла. Интернаты булган гимназия һәм лицейларда бер укучы өчен чыгымнар шәһәрдә 37 мең 65 сум, авылда 37 мең 515 сум.