Дүшәмбе көнне хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты пенсия реформасы турындагы закон проектын хуплады.
26 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасында икенче, төп укылышта пенсия системасындагы параметрларга үзгәрешләр кертү буенча закон проектлары блогы хакында фикер алышачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия парламенты вице-спикеры Александр Жуковка сылтама ясап хәбәр итә.
Дүшәмбе көнне хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча профиль комитеты пенсия реформасы турындагы закон проектын хуплады.
Текстка Россия Президенты Владимир Путин һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кайбер мөһим төзәтмәләр кертергә киңәш иткәннәр иде.