Татарстанда 41 банк партнерлары булган бердәм кредит бирү үзәге эшли башлый. «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның структур бүлекчәсе Казанда кече һәм урта бизнес субъектларына заем финансларын җәлеп итүдә ярдәм итү максаты белән оештырылган.
Үзәк мәгълүматлары буенча, республика эшкуарлары өчен үз муниципаль берәмлеге территориясендә булмаган банктан кредит алырга теләүче хезмәт аеруча актуаль. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре кече һәм урта бизнес өчен банк продуктларының даими мониторингын гамәлгә ашыралар һәм оптималь кредит продуктын сайлауда ярдәм күрсәтергә, махсус тәкъдимнәр турында консультация бирергә әзерләр.
Эшмәкәрләргә заем финансларын җәлеп итү яклы, контакт үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Адрес:420021, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт
Телефон: 8 843 292-08-33
Галиева Әлфинур Габдылхак кызы-үзәкнең өлкән икътисадчысы
Электрон адрес: galieva@garfond.ru