Татарстан Президенты республикада ресурс үзәкләренә ихтыяҗ артуын әйтте.
2018 елда Татарстанда 6 ресурс үзәге төзеләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасындашул хакта әйтте.
«Мәгариф системасының барлык дәрәҗәләре бүгенге икътисадның ихтыяҗларына йөз тотарга тиеш. Ресурс үзәкләре төзү мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәле үрнәге булып тора, республикада бүген аларның саны 31гә җитте. Биредә иң яхшы укыту-методик, кадрлар һәм матди-техник ресурслар тупланган, WorldSkills стандартлары буенча белгечләр әзерләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты республикада ресурс үзәкләренә ихтыяҗның артуын билгеләп үтте. Шунлыктан киләсе елда тагын шундый 6 үзәк ачу күздә тотыла.
Мәгариф системасы һәм икътисадның интеграциясендә безнең югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар мөһим роль уйный. Алар алдында фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеген коммерцияләштерү бурычы тора, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында.