Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41нче утырышында Рөстәм Миңнеханов катнаша .

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Көн тәртибендә 35 мәсьәлә каралачак.

Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 41нче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Президиум тарафыннан көн тәртибенә 29 мәсьәлә кертелгән иде. Аларның 23е Татарстан Республикасы законнары турында. 20 закон проекты беренче укылышта каралачак, икенче һәм өченче укылышларда – берәр закон проекты. Комитет рәисләре тәкъдимнәре белән, көн тәртибе 35 мәсьәләгә кадәр җиткерелде.

Татарстанның Сайлау һәм Җир кодексларына, муниципаль хезмәт һәм административ хокук бозулар турында кодексларга үзгәрешләр кертеләчәк. Шулай ук, мәдәният, музейлар һәм музей эше, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, җирле үзидарә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Көн үзәгендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе – халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты. Аның нигезендә, пенсиягә чыгу яшенә карамастан, республика 60 яше тулган ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга социаль ярдәм чараларын саклап калу тәкъдим ителә.

  • «Хөкүмәт сәгате» кысаларында, «ТРда кинематография үсеше турында» доклад булачак. Аның белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясаячак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International