Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты.

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аларны яңа стандартлар буенча төзергә кирәк.Татарстан Президенты республикада “Җирле үзидарә органнары структурасы стандарты”н төзергә күрсәтмә бирде. Ул бу эшне бүген үзенең еллык ЮлламасындаТР Президенты Аппараты белән республиканың Муниципаль берәмлекләр советына йөкләде.

“Җирле үзидарә системасының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. 10 ел элек төзелгән структура камилләштерүне таләп итә. Соңгы елларда муниципаль вәкаләте булган күп төрле оешмалар барлыкка килде һәм алар бюджетның чыгымнарын арттыра. Гомумән, җирле үзидарә органнарын оештыру структурасында кимчелекләр бар. Аңа бердәм таләпләр куеп, нәтиҗәле итеп оештырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International