Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.
2019 ел Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасындахәбәр итте.
“Татарстан үзенең үткәненә һәрвакыт игътибарлы булып кала. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) барлыкка килү бик мөһим тарихи вакыйга булды. Быелның апрель аенда Россия Федерациясе Президентының "Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү” турында указ чыкты", - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләренә үз эшләрендә Татарстанның тарихын һәм үсешен чагылдыручы материалларны актив кулланырга киңәш итте. “Беренче чиратта яшьләргә игътибар бирергә, бу эшкә аларны да җәлеп итәргә кирәк. Һәр вакыйганы, республика уңышына үзләреннән өлеш кертүчеләрнең исемен истә тоту мөһим”, - диде ул.