Минзәләдә «бергә булдырабыз " проектын тормышка ашыру кысаларында Попечительләр советы утырышы узды.

2018 елның 21 сентябре, җомга

"Умырзая" тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләшү барышында Татьяна Ларионова үзәктә тернәкләнү алучы балаларның бу вакытта уку процессыннан төшеп калуы белән борчылды. «Мондый хәл булырга тиеш түгел", - диде ул.

Минзәләдә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе ярдәмендә үткәрелә торган «Бергә булдырабыз»проектын тормышка ашыру кысаларында Попечительләр советы утырышы узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, район башлыгы Айдар Салахов, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Башта кунаклар 1998 елдан бирле эшчәнлек алып баручы «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Кунаклар инвалид балаларның ничек дәвалануын, аларга үзәктә заманча тормышка яраклаштыру өчен нинди ярдәм күрсәтүләрен карадылар. Кунакларның балалар һәм ата-аналар белән аралашуы биредә җылы, өй торышының ни дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтте

Ел саен биредә Минзәлә, Сарман, Мөслим, Әгерҗе һәм башка районнардан 380 дән артык мөмкинлекләре чикләнгән бала социаль хезмәтләр ала. 2018 елның февралендә «Бергә булдырабыз» республика программасы старт алды, ул Татарстан Республикасында инвалид балаларны реабилитацияләүгә комплекслы якын килүне формалаштыруга һәм аларда киләчәк мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле көнкүреш, хезмәт күнекмәләрен үстерү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Үзәктә бу айлар эчендә күп эшләр башкарылды: түбәгә капиталь ремонт ясалды, территориядә яңа асфальт салынды, яңа отмостка салынды, спорт мәйданчыгы, йокы бүлмәләре, «ана һәм бала» бүлмәләре төзекләндерелде, ә иң мөһиме – биредә социаль-көнкүреш бүлмәсе барлыкка килде. Анда тегү остаханәсе, көнкүреш бүлмәсе һәм компьютер сыйныфы урнашкан. Тегү остаханәсе өчен җиһазлар грант акчасына сатып алынган, көнкүреш бүлмәсе кухня гарнитуры, көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган. Әмма шулай ук махсус көнкүреш техникасы, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен кухня кирәк.

«Компьютер әлифбасы» программасы эшли, ул инвалид балаларны компьютер грамотасына өйрәтүгә юнәлдерелгән. 2008 елдан биредә «Ана һәм бала» мәктәбе эшли, аның кысаларында белгечләр тарафыннан шәхси дәресләр, мастер-класслар үткәрелә, дәресләрдә ата-аналар катнаша.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эш алып барыла: балалар шәһәрнең урта махсус уку йортларында, шәһәр атюшнасында, «МебеЛев»заводында экскурсия белән булдылар.

Тернәкләндерү үзәге техник базаны һәм компьютер классын киңәйтергә, кышкы бакча төзергә, психолог бүлмәсендә ремонт ясарга, сенсор һәм көнкүреш җиһазлары сатып алырга планлаштыра.

Эшлекле сөйләшү Балалар иҗат йортында дәвам итте. Җыелганнарны сәламләп, Татьяна Ларионова тернәкләндерү үзәгендә күргән тәэсирләре белән уртаклашты:

- Мин инде күптән республикада социаль өлкә белән шөгыльләнәм, әмма «Умырзая» үзәгендә беренче тапкыр булдым. Минем моңа инвалид балаларга ярдәм күрсәтү өчен җайсыз бина булуы гаҗәпкә калдырды. Әмма монда кеше факторы күп дигән сүз. Балалар үзләрен уңайлы хис итә торган шартлар тудырылган диярлек. Зур булмаган территория, әмма ул ничек яратып төзекләндерелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International