Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бассейн сәламәтлекне ныгыту, хәрәкәт әзерлеген арттыру чарасы гына түгел, бозылган функцияләрне коррекцияләү һәм компенсацияләүнең сизелерлек факторы да. Йөзү, спортның башка төрләре кебек, сәламәтлекләрендә проблемалары булган балаларга яхшы йогынты ясый. Бассейнда дәресләр ДЦП диагнозы булган балалар һәм гиперактив балалар арасында мускул тонусын төшерергә, баланың игътибарын, реакциясен һәм хәрәкәтләрен координацияләргә ярдәм итә. Су коену, уеннар, йөзү баланың һәрьяклап физик үсеше һәм сәламәтләндерүе өчен уңайлы.
2018 елның 20 сентябрендә «Бергә булдырабыз» Республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең һәм «Юбилейный " бассейны җитәкчелегенең уртак эше нәтиҗәсендә, III группа инвалид балалар һәм аларның ата – аналар өчен беренче дәрес узды. Бу чарада катнашучылар шәфкать туташы күзәтүе астында су коендылар. Беренче сынау дәресендә 2 гаилә катнашты.