Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы приставлары 7 миллион сум бурыч түләткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Бурычлары кайтаруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен акция республикада 27 август көнне башланды. Чара 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә приставлар алимент буенча бурычлары булганнардан 7 миллион 770 мең сум акча җыеп алганнар.

Моннан тыш, ике атна эчендә приставлар 880нән артык бурычлы кеше белән очрашкан. Бурычын түләмәүчеләрнең 620 мең сумлык милегенә арест салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International