Минзәлә театры артистлары: "Фестивальдән кайттык"

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә узган II Халыкара Каспий яны илләре фестиваленнән кайтты.

Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрь көнне Минзәлә театры Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән фестивальне ачып җибәрде. Фестивальдә Ираннан, Төрекманстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнашты.

Шулай ук артистларыбыз Уральскида Г.Тукай музеенда да булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International