Минзәлә районында батырлык дәресләре уза.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Советлар Союзы Герое Виктор Талалихинга атап була. Шушы көннәрдә легендар кеше туган көненнән 100 ел тулды.

5-9 нчы сыйныф укучылары Виктор Васильевич биографиясеннән, аның тормышы, сугышчының героик батырлыгы турында 1 нче мәктәпнең актлар залында узган Бөтенроссия батырлык дәресендә белделәр.

Мондый дәресләр үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә һәм совет кешеләренең героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыруга юнәлдерелгән. Чараның кунаклары арасында Татарстан Республикасы ДОСААФ Минзәлә автомәктәпләре начальнигы Таһир Исмәгыйлев, педагогик хезмәт ветераны Людмила Петрова да бар иде.

Батырлык дәресләре Минзәлә районының барлык мәктәпләрендә уза.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-prokhodyat-uroki-muzhestva

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International