Туфракта дым җитмәү сәбәпле, уҗымнарга шартлар яхшы булмады, диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
Республика басуларында көзге уҗым культураларның тишелеше мактанырлык хәлдә түгел. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәавыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
“Быел көзге культураларны чәчү өчен шартлар яхшы булды дип әйтеп булмый. Чөнки августның өченче кварталыннан алып, сентябрь аенда фәкать 15 мм явым-төшем күзәтелде. Дым юк”, - диде урынбасар.
Илдус Габдрахманов сүзләренчә, 2019 ел уңышы өчен 537 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Шуның 400 мең гектарын - көзге бодай, 135 мең гектарын арыш культурасы алып тора.
“Туфракта дым начар булу, явым-төшем аз булу сәбәпле, культураларның тишелеше начаррак. Хәер, соңгы арада яуган яңгырлар ситуацияне берникадәр үзгәртте дип саныйм. Тик шулай да, барлык мәйданнарның яртысында көзге культураларның тишелеше һәм үсеше буенча артта калу проблемасы бар”, - диде министр урынбасары.