Татарстанда бәрәңге бәясе үзгәрмәгән .

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Татарстанда бәрәңге бәясе үзгәрмәгәнТехник культураларның бәясе, узган ел белән чагыштырганда, артык та, ким дә түгел, диде Илдус Габдрахманов.

Республикада техник культураларның, шул исәптән бәрәңгенең бәясе узган елгы белән бер чама. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Бүген рапсны май сыгу комбинаты 21-22 сумнан кабул итә. Көнбагышның бәясе берникадәр кыйммәтрәк булачак. Бәрәңгегә килгәндә, узган атнада башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аның килосы 12 сумнан куелды. Бу узган ел белән чагыштырганда, артык та, ким дә түгел”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International