Балалары укый торган Минзәлә пенсионерларына зур пенсия каралган.

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Балалар укый торган пенсионер ата-аналарга пенсия арттырылган, дип хәбәр итә Минзәлә районында клиентлар хезмәте.

Моның өчен минзәләлеләргә, көндезге формада укучы балалары тәрбиясендә булган картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга баланың уку йортыннан документлар тапшырырга кирәк.

Әйтергә кирәк, пенсияне арттыру хокукына ата-ананың икесе дә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International