Бүген, 18 сентябрьдә, 8.00 дән 12.00 гә кадәр, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Казанда, төзелешкә рөхсәтләр гамәлдән чыгарылуга бәйле рәвештә, индивидуаль торак йортларны рәсмиләштерү сораулары буенча, «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Казанлыларның сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 4 августында кабул ителгән «РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 340 номерлы Федераль закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру һәм индивидуаль торак төзелеше һәм бакча йортлары объектларына хокукларны дәүләт теркәве тәртибе үзгәрде. Хәзер гражданнар, шәхси торак йорт төзи башлаганчы, башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм планлаштырылган төзелеш башлану турында хәбәр итәргә тиеш. Ул тәмамланганнан соң гражданин бу хакта бер ай эчендә вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен актуаль тема буенча «кайнар линия» 26 сентябрьдә булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Матбугат хезмәте