Минзәләдә "ДОН"нар җитештерүчән эшли

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иадрәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов "Полянка" КФХсы кыр батыры, ДОН-1500 комбайнында хезмәт куючы Руслан Горбуновка район башлыгы Айдар Салаховтан 5 мең сум премия һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Аның ДОН-1500 комбайны Ростов-на-Дону шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 60 еллыгына багышлап чыгарылган 60 комбайнның берсе. Шулай булгач, минем начар эшләргә хакым юк, ди Руслан. Ул эшли торгна кобайн 2003 елда чыгарылган. Руслан Горбунов быелгы уракта 13 мең центнердан артык бөртек суктырып, ДОН-1500 комбайнчылары арасында беренче урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International