Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов "ДОН-1500" комбайнында эшләүче, "Полянка" КФХ кыр батырына 5000 сум күләмендә премия һәм район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хатын тапшырды.
Руслан эшли торган ДОН-1500 комбайнның берсе Ростов-на-Дону шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 60 ел тулу хөрмәтенә чыгарылган. "Шуңа күрә начар эшләргә ярамый", - ди Руслан. Аның комбайны 2003 елда чыгарылган. Быел Руслан 13 мең центнердан артык ашлык суктырган һәм "ДОН-1500"комбайнчылары арасында беренче урында тора.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/dony-menzelinska-vysokoproizvoditelny