Минзәлә интернат-мәктәбе "ндә агачлар утырттылар.

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Минзәлә интернат-мәктәбендә территорияне төзекләндерү буенча ел әйләнәсе эш алып барыла, чөнки балалар экологик тәрбия алырга һәм матурлыкны күреп үсәргә тиеш, алга таба аларның әйләнә-тирә мохитны ничек кабул итүенә бәйле.  2018 елның 14 һәм 15 сентябрь көннәрендә Минзәлә интернат-мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары көче белән агач утырту буенча өмә оештырылды. Интернат-мәктәпнең һәр хезмәткәре һәм укучысы үз өлешен кертте һәм агач утыртты, шулай итеп 120 миләш, юкә һәм чыршы утыртылды. Агач утыртудан соң хезмәткәрләр булачак аллеяга мәктәп ишекләренә нигез салдылар һәм "ГОРЗЕЛЕНХОЗ" ААҖ, Чаллы шәһәре, генераль директоры Хәбибуллин С. Х. тәкъдим иткән 300 дән артык декоратив куак утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International