«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсына һәм «Идея-1000»программасына заявка бирү өчен 30 көн калды.

2018 елның 14 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсына һәм «Идея-1000» программасына йомгак ясаганчы, өч айдан кимрәк вакыт калып бара.

9 номинация, 2 млн.сумга кадәр дистәләгән акчалата премия, грант финанслау, Россия фәне һәм бизнес өлкәсендәге иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, уңышлы Россия инвесторлары һәм экспертларына үз проектын күрсәтү мөмкинлеге һәм катнашу өчен нибары 30 көн генә.

Гаризалар кабул итү 15 октябрьдә тәмамлана. Эксперт советы иң яхшыларны сайлап алачак. Анда инновацион киләчәкнең бер өлеше булырга теләге булган һәркем катнаша ала.

Әгәр сез нәкъ менә сезнең проект фән һәм техника үсешенең заманча дәрәҗәсенә, социаль-икътисади үсеш приоритетларына туры килә дип санасагыз, файда китерергә мөмкин, ә бәлки дөньяны үзгәртергә, гариза юллагыз. Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә була: http://ivf.tatarstan.ru/50ideas.htm

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы узган 13 ел эчендә 18 000 гариза бирелгән иде. 2017 елда катнашу өчен 1864 гариза керде, 139 конкурсант 8 номинациядә җиңүче булды. Гадәттәгечә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Алексей Песошин, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен катнашты.

Конкурста җиңүчеләр конкурс партнерларыннан 50000 сумнан 30 000 сумга кадәр премия һәм стипендияләр, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан 25 000 сумнан алып 220 000 сумга кадәр премия һәм максатчан финанслау алдылар.

«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы номинантлары «Идея-1000» программасы буенча алга таба 20 млн. сумга кадәр фәнни-тикшеренү эшен дәвам итүгә һәм проектларны киләчәктә коммерцияләштерүгә инвестицияләр алу мөмкинлеге белән финанслау өчен гариза бирделәр. Актив коммерцияләштерү максаты белән, «Идея-1000» проекты кысаларында Иң яхшы проектларны финанслау механизмы 2017 елның декабрендә үзгәртелде. Бу һәм башка яңалыклар турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә була www.ivfrt.ru

«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» — ел саен үткәрелә торган республика конкурсы, төп бурычлары һәм максатлары булып галимнәр, инженер-техник хезмәткәрләр, уйлап табучылар, аспирантлар, студентлар һәм мәктәп укучыларының инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итү, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе субъектларының, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм социаль-икътисадый бурычларын чишүдә куллануга ярдәм итү тора.

"Идея 1000» инновацион проектларына ярдәм итү программасы венчур инвесторлары, корпорацияләр һәм дәүләт заказчылары өчен кызыклы булган югары технологияле стартаплар санын һәм сыйфатын арттыруга, Россия һәм чит ил экспертлары, корпоратив заказчылар, эшкуарлар һәм инвесторлар белән технологик стартапларның профессиональ элемтәләрен үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны һәм Программаны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Ел саен әлеге чараларда Татарстан Республикасының барлык районнары һәм шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2 меңнән артык катнашучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International