13 сентябрь көнне Минзәләдә яшәүче ИЛЬИНА ГАЛИНА ГРИГОРЬЕВНА үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге истәлекле көндә Галина Григорьевнаны юбилей көне белән Совет аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова җылы котладылар, тантана сәбәпчесе хезмәт сөючәнлек, зирәклек һәм сабырлык үрнәге булып тора, аның хезмәтләре бәяләп бетергесез, дип билгеләп үтте. Роза Ягъфәровна һәм Татьяна Александровна юбилярга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын һәм бәхетле гомер теләделәр. Мөхтәрәм кунаклар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләген тапшырдылар.
Галина Григорьевна Минзәлә районы Котлы-Кабак авылында туа. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем ала, аннары Минзәлә медицина училищесына фельдшер бүлегенә укырга керә. Фельдшер дипломы алгач, ул Минзәләдә әнисе һәм бәбиләрен саклауда хезмәт юлын башлый, районда сезонлы балалар яслеясе оештыруда катнаша. 1952 елдан пенсиягә кадәр балалар йортында шәфкать туташы булып эшли. 1946 елда кияүгә чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Галина Григорьевнаның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.