ТР юл транспорты һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән видеоконференциядә сүз нигездә мәктәп балаларын укырга йөртүче автобуслар һәм аларның төзеклеге,маршрутлары турында барды.
Республикадагы муниципаль районнар буенча мисаллар китерелде. Автобусларга урнаштырылган ГЛОНАСС системасы шуны күрсәткән: мониторинг барышында бер тәүлектә генә дә 6 тизлекне арттыру, 136 тиешле маршруттан тайпылу очрагы теркәлгән. Бәхеткә, безнең район буенча кимчелекләр юк.
Видеоконференциядән соң шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров тиешле службалар җитәкчеләре катнашында район хакимиятендә киңәшмә үткәрде.
–Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү – барыбызның да бурычы. Балаларны йөртүче автобусларның төзеклегенә бик нык игътибарлы булырга кирәк, диде ул.
Маршрутларга чыкканда автобусларга урнаштырылган ГЛОНАСС җайланмаларын, тревога сигналы конопкасының төзеклеген, тавыш элемтәсенең булуын тагын бер кат күздән кичерергә кирәклеге искәртелде. Район мәгариф бүлегенә, АТП җитәкчелегенә киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тотарга кушылды.
Безнең өстәмә
Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рафис Салахов әйтүенчә, районда балаларны мәктәпләргә 16 автобус йөртә. Алар мәктәпләр балансында тора, АТПга арендага бирелгән, автобусларны шоферлар белән тәэмин итү, шушы транспорт чараларында балаларның иминлеген тәэмин итү бурычы АТПга да йөкләнгән. Әлеге автобуслар ГЛОНАСС белән җиһазланган, шулай ук ТР минтранспорттагы диспетчер службасы белән ике арада туры элемтә булдырылган.