Рәсемдә: Татарстан Президенты премиясы өчен көрәшүче "Калморза" хуҗалыгы комбайнчысы Зиннур Гыйлфанов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 45150 гектарда игеннәр суктырылган.
Бу планлаштырылганның 95 проценты дигән сүз.Барлыгы 137000 тонна икмәк амбарларга кайтарылды.Тулаем ашлык җыю буенча республикада районыбыз игенчеләре дүртенче урында баралар, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча бишенче урынны билибез. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 30,3 центнер тәшкил итә. Рапсны суктыру дәвам итә, барлыгы 3814 гектар рапс суктырылды.