Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә» сәламәтлек көне « – традицион бәйрәм. Ел саен ул сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, спорт – массакүләм чараларда катнашу, спортка мәхәббәт тәрбияләү, төркемнәрне берләштерү максатыннан үткәрелә.
Сәламәтлек-кешенең иң кыйммәтлесе. Көллият студентлары һәм укучыларының актив катнашуына кояшлы матур көн этәргеч бирде.
Сәламәтлек көне аның төрле конкурслары һәм ярышлары белән көллиятнең барлык студентлары, мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен чын бәйрәм булды.