Минзәлә шәһәр мәчетендә экстремизм һәм терроризмга каршы укулар узды.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлеге укуда район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Минзәлә һәм Тукай районы мөхтәсибәте имамы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, Минзәлә мәчете имам хатыйбы Рәмзил хәзрәт һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, педагогия көллияте һәм медицина училишесы студентлары катнаштылар.

Бу укуда катнашучылар суфыйчылык, ваһһабчылык, экстремизм һәм террорчылык кебек күренешләр, төрле төркемнәргә бүленеш сәбәпләре турында шактый гына мәгълүмат алдылар. Мәчеттә  чыгыш ясаучылар Ислам һәм экстремизм, терроризм төшенчәләре бер-берсенә каршы килә торган булуын билгеләп үттеләр. Террор һәм экстремизм ислам байрагы астында эшләнә.Терроризм һәм экстремизм дәүләтне тотрыксызландыра. Социаль челтәрләрдә читтән кергән төрле чүп-чарны кире кагарга кирәк, алар ФСБ тарафыннан контрольдә тотыла. Ислам тәрбиясе бары тик ислам диненә генә корылганын ассызыклап үтте Харрас хәзрәт. Студентларга төрле агымнарга карата   киңәшләр бирделәр һәм аларда дини агымнар өлкәсендә тирән белемнәр формалашты. Укудан соң студентлар мәчет ашханәсендә тәм-томнардан  авыз иттеләр, кайнар чәй эчтеләр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International