Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә көньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, көндез һәм кич белән 21 метрга кадәр;
- көннең икенче яртысында һәм кич белән яшен.
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән аз гына яңгыр, көндез кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә урыны белән көчәйгәндә 17 м/с, көндез 21 м / с кадәр минималь һава температурасы төнлә +4..+9, көндез максималь һава температурасы + 21 .º.+24 .º