Казандагы сәүдә нокталарында грипптан прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак.

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Поликлиникаларда һәм метроның биш станциясе янында гриппка каршы прививка ясый башладылар.

Казандагы сәүдә нокталарында гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар ачылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

«Безне үз территорияләренә кертсеннәр өчен, эре сәүдә үзәкләре белән сөйләшүләр бара», – диде министр урынбасары.

Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен күчмә пунктлар көн саен 10-17 сәгатьтләрдә «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләрендә эшли.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/11/171349/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International