3нче урта мәктәпнең икенче сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар.

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

«Светофор» ЮИД отрядында катнашучылар Назмеева Р. Т. җитәкчелегендә 3 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары алдында «юл хәрәкәте иминлеге»темасына линейка үткәрделәр.

 Отряд докладыннан соң укучылар арасында сораштыру үткәрелде, барлык укучылар да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм юл хәрәкәте билгеләрен белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International