Минзәлә муниципаль районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «шәхес һәм алкоголь» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшүсмерләр алкогольнең зыяны, эчкечелек белән бәйле проблемалар турында белделәр.
Балаларга «Алкоголь һәм Яшүсмер»дигән фильм күрсәтелде. Караганнан соң, барысы да күргәннәре турында сөйләштеләр.
Чара ахырында сәламәтлек безнең үз кулларыбызда дигән нәтиҗә ясалды. Бу караш һәр кешегә, озак еллар сәламәтлекне сакларга, физик активлык һәм эшкә сәләтлеккә мөмкинлек бирә.