Минзәлә шәһәренең «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата – аналар белән очрашу оештырылды. Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы, район үзәк хастаханәсе баш табибы, Минзәлә районында Пенсия фонды башлыгы, Минзәлә муниципаль районының компенсация түләүләре бүлеге вәкиле чакырылган иде. Әлеге җыелышның максаты – ата-аналарга социаль хезмәтләр җыю һәм инвалид балаларга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү. Чыгыш барышында ата-аналар сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.