Татарстанның тугыз районы бәрәңге җыюга керештеләр.

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары бәрәңге уңышын җыюга керештеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

Бәрәңге уңышы быел 6 мең гектарга якын тәшкил итә, 7 сентябрьгә бәрәңге 281 га мәйданда җыелган, бу фаразның биш процентын тәшкил итә. Бүгенге көнгә 9,1 мең тонна татлы тамыр җыелган.

Татарстан буенча уртача уңыш гектарыннан 323 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/devyat-rayonov-tatarstana-pristupili-k-uborke-kartofelya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International