Татарстан Росреестрына гражданнар мөрәҗәгатьләре тәртибе.

2018 елның 7 сентябре, җомга

Гражданнарга теге яки бу дәүләт органына мөрәҗәгать итәргә кирәк булган хәлләр төрле була. Аларның һәркайсы үзенчә индивидуаль һәм, бәлки, җентекле карау таләп итә. Моның белән бәйле рәвештә Татарстан Росреестры гражданнар мөрәҗәгате тәртибен аңлата.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Үзәк аппаратына мөрәҗәгатьне түбәндәге ысуллар белән җибәрергә мөмкин:

- язма рәвештә 420054, Казан ш., Авангард ур., 74 й. почта аша

- язма рәвештә 8 (432) 255-25-46 факсы буенча;

- Росреестрның рәсми сайтында махсус форма тутыру юлы белән;

- Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында махсус форма тутыру юлы белән (Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге);

- ТР буенча Росреестр идарәсенә язмача мөрәҗәгатьне шәхси тапшырганда гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү тәрәзәсе аша түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 йорт, 2 подъезд, тәрәзә 9;

- ТР буенча Росреестр Идарәсенең вазыйфаи затлары тарафыннан шәхси кабул итү барышында.

Язма мөрәҗәгатьтә үз фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы булган очракта); җавап электрон документ рәвешендә җибәрелергә тиеш булса, электрон почта адресын һәм җавап язма рәвештә җибәрелергә тиеш булса, почта адресын күрсәтергә кирәк. Граждан мондый мөрәҗәгатькә кирәкле документларны һәм материалларны электрон формада кушып яисә күрсәтелгән документларны һәм материалларны яки аларның күчермәләрен язма рәвештә җибәрергә хокуклы. Гражданнар индивидуаль һәм коллектив мөрәҗәгатьләр дә җибәрә ала.

Игътибар!

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон почтасының рәсми адресын, «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» сайты сервисын исәпкә алып, электрон формада җибәрелә торган мөрәҗәгатьләр карауга кертелми.

Мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча гражданнар тарафыннан мәгълүмат алу тәртибе

Мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча мәгълүматны көн саен дүшәмбе пәнҗешәмбе көннәрендә 8-00 дән 17-00гә кадәр һәм җомга көнне 8-00 дән 15-45 кә кадәр белешмә телефоннары буенча алырга мөмкин:

255-24-59, 255-24-56, 255-24-57.

Белешмә телефоннары буенча түбәндәге мәгълүмат бирелә:

- Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең территориаль бүлегенә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә караган оешмага мөрәҗәгатьне теркәү һәм карап тикшерү барышы турында, мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенциясенә кергән тиешле дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи затка мөрәҗәгатьне карау срогын озайту турында;

- мөрәҗәгатьне карап тикшерү өчен җаваплы ТР буенча Росреестр идарәсенең структур бүлегенең элемтә телефоны;

ТР буенча Росреестр Идарәсенә язма мөрәҗәгать җибәрү өчен почта адресы, факс номеры;

- ТР буенча Росреестр идарәсенә электрон формада җибәрелә торган язма мөрәҗәгать һәм мөрәҗәгатьләрне рәсмиләштерүгә карата куелган таләпләр;

- мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе һәм сроклары;

- ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчелегенә шәхси кабул итүгә язылу тәртибе;

- Росреестрның ТР буенча Идарәсе вазыйфаи затлары тарафыннан шәхси кабул итү графигы һәм урыны;

- «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән карарларны кабул итү турында гражданга белдерү белән телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрне вакытында һәм тулы күләмдә карап тикшерү барышында кабул ителә торган вазыйфаи затлар гамәлләренә (гамәл кылмавына) һәм карарларга карата шикаять белдерү тәртибе "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән;

- гражданнарның дәүләт органына мөрәҗәгать итү хокукларына кагылышлы башка мәгълүмат.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау вакыты

Мөрәҗәгать кергән көннән өч көн эчендә мәҗбүри теркәлү узарга тиеш. Аны карау вакыты теркәлгән көннән соң 30 календарь көн тәшкил итә. Аерым очракларда язма мөрәҗәгатьне карау срогы 30 көннән дә артмаска мөмкин. Карау срогын озайту турында мөрәҗәгать авторы язма рәвештә хәбәр ителә.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International