Минзәлә өлкәннәре өйдә тик ятмыйлар.

2018 елның 7 сентябре, җомга

Көннәр буена өйдән чыкмыйча утыру өлкәннәрне дә ялкыта. Шуны күздә тотып, ТОС№1 һәм ТОС№2 җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова һәм Лариса Горячева өлкәннәр өчен күңелле спорт бәйрәме үткәрделәр.

Шушы чарада катнашырга теләкләре булган өлкән яшьтәгеләр Садак бистәсендәге балалар мәйданчыгына килделәр. Бәйрәмне Наилә Сәлимгареева белән Ирина Моряхина алып барды.
Әлеге чарадан катнашкан өлкәннәр спорт уеннарында, викториналарда бик актив катнаштылар. Аннары шушы чарада алган тәэсирләре белән уртаклаша-уртаклаша, бергәләп пироглар белән тәмләп чәй эчтеләр. 
–Саф һавада булдык, тәннәребез дә язылды, – дип, бик канәгать булып, өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International