Минзәлә игенчеләре уракны 86 процентка төгәлләделәр.

2018 елның 7 сентябре, җомга

"Калморза" һәм "Мензелинские зори" рапс суктыра башладылар,"Органик Групп - Чулман" алдагы көннәрдә тотыначак: әлеге культура буенча уртача уңыш - 12 ц/га.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 42004 гектарда игеннәр суктырылып, амбарларга кайтарылган ашлык күләме 130000  тоннага җитте. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада җиденче урынны били.
 Бер гектардан чыккан уртача уңыш  30,4 центнер   тәшкил итә. Һәр гектардан  уртача уңыш алу буенча районыбыз республикада 6 урынны били. Иң югары уңыш”Калморза” хуҗалыгында, алар 6052 гектардан барлыгы 24934 тонна ашлык җыеп алып, һәр гектар төшеме буенча уртача уңыш-41,2 центнер тәшкил итте, уракны да районда иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр.  Шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Әнәк” агрофирмасы игенчеләре иртә сабан культуралары суктыруны тәмамладылар. Комбайнчыларның өч дистәдән артыгы үзләренә  җиткерелгән суктыру планын үтәделәр.  “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ комбайнчылары шушы көннәрдә күпьеллык үләннәрне суктыруны төгәлләячәкләр.
Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 16300 гектарда башкарылды. Көзге чәчү дәвам итә, барлыгы 3400 гектар арыш һәм 9200 гектарда көзге бодай чәчелде.  
Район буенча 17,5 мең  тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар өстән эшкәртелә, барлыгы 29000 гектардан артык басулар эшкәртелде, шуның 16  мең гектары тирәнтен эшкәртелде.  Җир эшкәртүдә 25 агрегат эшли.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International