Минзәлә районында урып-җыю 86% ка төгәлләнгән.

2018 елның 7 сентябре, җомга

Оператив мәгълүмат буенча, Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 42004 га мәйданда 130000 тонна ашлык суктырган.

Уртача уңыш 1 га - 30,4 центнер. Ашлык суктыру буенча шәхси планнарын үтәгән комбайнчылар саны өченче дистәдән артып китте инде. Якын көннәрдә "Органик Групп-Чулман" комбайнчылары күпьеллык үләннәрне суктыруны төгәлләячәкләр.

Көзге чәчү өчен 16300 га җир әзерләнгән, 3400 га - арыш, 9400 га-көзге бодай чәчелгән.

17,5 мең тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән. Туфракны тирәнтен эшкәртү 16 мең гектарга башкарылган туфрак эшкәртүдә 25 агрегат җәлеп ителгән.

"Калморза" хуҗалыгы һәм "Минзәлә таңнары" агрофирмасы рапс теземенә салынган суктыруга керештеләр, уртача уңыш 1 гектардан 12 центнер тәшкил итә. Якын көннәрдә бу эшкә "Органик Групп-Чулман"ҖЧҖ комбайнчылары да керешәчәк.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/uborka-v-menzelinskom-rayone-zavershena-na-86

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International