Бөртекле культураларны (кукурузны исәпкә алмаганда) җыеп бетергән районнар арасында: Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 100 мең тоннадан артык ашлык суктырган районнар: Сарман (142,3 мең тонна), Тәтеш (133,7 мең тонна), Актаныш (133,3 мең тонна), Арча (133 мең тонна), Зәй (129,9 мең тонна), Буа (126,4 мең тонна), Минзәлә (122,9 мең тонна), Чистай (118 мең тонна), Алексеевск (116,5 мең тонна), Азнакай (108 мең тонна), Тукай (105 мең тонна), Мөслим (103,5 мең тонна), Нурлат (100,7 мең тонна) районнары.
Уңыш җыю белән бер үк вакытта шактый югары темплар белән көзге культуралар чәчелә. Республиканың күп районнарында бу эшләр төгәлләнгән дә инде. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы буенча көзге культуралар 512,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараздан 98 процент тәшкил итә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171047/