Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы барлыкка килү турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Урманнарда янгын куркынычы 7-13 сентябрьгә кадәр сакланачак. Урыны белән янгын куркынычы - югары, 4 нче класслы дип билгеләнә. Татарстанның көнбатыш районнарында гадәттән тыш хәл - 5 нче класслы, дип игълан ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171026/