Минзәлә районы территориясендә дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру максатыннан Башкарма комитет каршында яшьләр белән эшләү буенча иҗтимагый координацияләү советы булдырылды. Советның төп максаты-яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү.
5 сентябрьдә администрациянең актлар залында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев рәислегендә комиссиянең беренче оештыру утырышы булды, анда комиссия рәисен һәм әгъзаларын сайладылар. Очрашуда катнашучылар алдында профилакик доклад белән район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады, анда антитерростия юнәлешендәге чараларга формаль рәвештә якын килергә кирәкми, дип билгеләп үтте. Барлык спорт һәм белем бирү учреждениеләрендә дә эшләр планын расларга кирәк. Шулай ук әлеге утырышларда яшьләр арасында җинаятьчелеккә анализ ясалачак. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева йомгак ясады.