Агымдагы елның 27 июленнән Дмитрий Александрович Чухланцев район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп расланды.
Безнең белешмә
Дмитрий Чухланцев 1982 елның 8 апрелендә Минзәлә шәһәрендә туган. Югары белемле. 2008 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика, информатика университетын тәмамлап, экономист белгечлеге ала.
Хезмәт юлы
Хезмәт юлын 2004 елда, шәхси эшмәкәр Н.С.Секуновта, производство-техник бүлек белгече булып башлый. Шәһәребездәге МПП, шулай ук “Жилсервис”, “Сферастрой”, “Гранит” кебек төзелеш оешмаларында эшләгән. 2018 елның гыйнвареннан июненә кадәр райбашкарма комитеты каршындагы “Капиталь төзелеш идарәсе” МУП директоры булып эшләде. 2018 елның 6 июненнән 26 июленә кадәр райбашкарма комимтеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкарды.