Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 16300 гектарда башкарылды, барлыгы 3200 гектар арыш һәм 5800 гектарда көзге бодай чәчелде.
Район буенча 16мең тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар өстән эшкәртелә, барлыгы 25400 гектардан артык басулар эшкәртелде, шуның 13 мең гектары тирәнтен эшкәртелде. Җир эшкәртүдә 14 агрегат эшли.