Минзәлә игенчеләре 114081 тонна ашлык суктырдылар.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Кырларның 24% ын җыясы калды.

Сабан бодае 9766 гектарда суктырылган, район буенча бу культураның уртача уңышы - 37 ц., 33571 тонна ашлык суктырылды.

"Юдин" КФХ игенчеләре рапс суктыруга керештеләр. Район кырларында барлыгы 63 комбайн эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International