Эдуард Кузнецов "Фидакарь хезмәт өчен"медале белән бүләкләнде.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Минзәлә районында ирешкән уңышлары һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен район Советы депутаты, "РИ-Групп" генераль директоры Эдуард Кузнецов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән "Фидакарь хезмәт өчен"ТР медале белән бүләкләнде.

Бу югары бүләк белән аны район башлыгы Айдар Салахов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм Минзәлә районы делегациясе вәкилләре котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International