Районыбызда 3 сентябрьгә 114081 тонна ашлык җыеп алынган да инде. Шул ук вакытта Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 76 процентында сугарга өлгергән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районы аграрийлары белән очрашканда, Минзәлә районы республика терәге булыр,дип әйткән иде (русча) һәм аның фикерен куәтләп, районыбыз игенчеләре тырышып эшлиләр. Бер гектардан чыккан уңыш көннән-көн арта гына бара һәм 3 сентябрьгә район буенча уртача уңыш 30,4 центнер тәшкил итте. Районыбыз тулай ашлык җыемы буенча республикада җиденче урынны били. Бу уңышка ирешүдә “Мензелинские зори” агрофирмасы(җитәкчесе Фәрид Гирфанов), “Калморза”хуҗалыгы(инвесторы Алмаз Шәрипов), “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе(җитәкчесе Камил Шәймарданов) зур өлеш кертәләр. Ашлык җыеп алуда комбайнчыларыбыз: Иван Буреев, Миңнур Батыршин, Илгизәр Ярмиев(“Калморза” хуҗалыгы), Марсел Минемухаметов, Владислав Гарнышев,Александр Погорелов, Зөфәр Фаттахов, Владимир Стрекалов(“Мензелинские зори” агрофирмасы), Разил Губайдуллин, Илгиз Шияпов, Фирдавис Сафин(“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ), Айрат Мирзаянов, Ирек Фазлыев(“Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе) һәм башкаларның өлешләре зур.
Хәзерге ваккытта иң яхшы нәтиҗәләр язгы бодай буенча-9676 гектар мәйдан суктырып алынган. Бу 33571 тонна дигән сүз. Язгы бодайның һәр гектары 34,6 центнер төшем бирә. Шула ук яхшы нәтиҗәләр көзге бодай буенча-9197 гектар мәйдан суктырып алынган. Бу 27525 тонна дигән сүз. Көзге бодайның һәр гектары уртача 31,3 центнер уңыш биргән. Арпа культурасы да 14846 гектарда җыеп алынган һәм һәр гектар арпа уңышы уртача алганда 28,6 центнер тәшкил иткән. Борчак уңышы 935 гектарда җыеп алынган. Бу культураның уртача уңышы 20 центнердан артмый. Солы культурасы 421 гектарда игелеп аннан 1947 тонна ашлык җыелган. Сабан бодае “Мензелинские зори” агрофирмасында гектарыннан уртача-45, “Калморза” да-43, “Органик групп”ка караган хуҗалыкларда-25,2 центнер уңыш бирә. Районыбыз хуҗалыкларында 3000 гектар рапсны теземнәргә салдылар, “Юдин” КФХсы аны суктыра да юашлады. Кичә районыбыз кырларында 63 комбайн эшләде. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре иртә сабан культуралары суктыруны иртәгә төгәлләячәкләр, атна азагына “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре дә уракны төгәлләргә исәп тоталар.